Бүген Даулы болын мәйданында "АГРОКӨЧ " холдингы коллективларының традицион җәйге корпоратив бәйрәме-Сабантуй узды.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Сабан туенда катнашучыларны котлады,район Советының Мактау грамоталары, җитештерү алдынгыларына бүләкләр тапшырды.
Бәйрәм программасында: тантаналы ачу һәм җитештерү алдынгыларын бүләкләү, халык күңел ачу чаралары, алар үз эченә традицион уеннар һәм аттракционнарны ала. Хуҗалыклар һәм предприятиеләр коллективлары арасында ярышлар - "Геройлар узышы". Милли көрәштән башка нинди Сабантуй бит инде!