"Радуга" көндезге ял лагерында "Юл йөрү кагыйдәләре көне" узды

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Бүген "Радуга" көндезге ял лагерында тагын бер кызыклы һәм мавыктыргыч көн – «Юл йөрү кагыйдәләре көне» узды. Һәр көн саф һавада иртәнге зарядкадан башлана. Барлык балалар да актив катнашучылар, кайчагында аларга искиткеч педагоглар-тәрбиячеләр дә кушыла. Ел саен юлларда автомобильләр саны арта бара. Тимер ташкынны туктатырга көчебез юк. Әмма юллардагы күңелсез хәлләргә юл куймас өчен без балаларга ярдәм итә алабыз. ЮХИДИ статистикасы буенча, нәкъ менә каникуллар вакытында балалар катнашкан Юл-транспорт һәлакәтләре саны арта. Балаларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә һәм үтәүдә аңлылыклы кирәклекне тәрбияләү максатыннан, юл һәм куркынычсызлык кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрелде. Практикада отряд тәрбиячеләр белән бергә алган белемнәрен ныгытты. Балалар автомобильнең куркыныч чыганагы булуын аңлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International