Кәүҗияк авылында гомер кичерүче тыл ветераны ГАЙНИМОВ РАИФ ГАЕТ улына бүген 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләр белән, Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Фиргат Хөснетдинов, ветераннар советы рәисе Фәүзимә Шакировада Раиф абыйга, аның гаиләсенә,туганнарына куанычлы тормыш, сәламәтлек, кадер-хөрмәт теләделәр