26 нчы июнь- Халыкара наркотик кулланучыларга каршы көрәш көне. Шушы уңайдан 27 нче июнь көнне балигь булмаганнар белән эшләуче инспектор Газизуллина Рәмилә Риф кызы хезмәт һәм ял лагерендагы укучылар белән әлеге темага әңгәмә үткәрде. Ул наркотикларның зарары һәм наркотиклар белән бәйле җаваплылык турында бик яхшылап аңлатты, үзенең эш тәҗрибәсеннән мисаллар да китерде. Укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Инсекторның киңәшләрен игьтибар белән тыңладылар.