24 июнь көнне Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбендә 11 нче сыйныф укучыларына урта гомуми белем турында аттестатлар тапшырылды. Чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәпнең иҗтимагый, мәдәни-массакүләм һәм спорт тормышында актив катнашканнары өчен грамоталар алдылар. Әти-әниләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. Миннегулов Данил һәм Хәбибуллина Адилә алтын медальгә лаек булдылар.
Мәктәп директоры Римма Григорьевна Әхмәтбаева, сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар һәм укытучылар чыгарылыш сыйныф укучыларын котладылар һәм аларга иң изге теләкләрен җиткерделәр. Мәктәптә унбер ел уку артта калды. Алда - яңа мөмкинлекләр, яңа проблемалар һәм яңа, инде олы тормыш. Уңышлар сезгә, 2022 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары!