Бүген 1 июль көнне 2022 елның Карашай-Саклау авыл җирлегендә яшәүче Сафиуллина Миңнеямал Гәрәй кызы үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу матур һәм кояшлы көнне аны котларга Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Хөсниева Вероника Вячеслав кызы, Карашай-Саклау авыл җирлеге секретаре Әхмәтшина Гөлчәчәк Дамир кызы һәм китапханәче Сафина Назлыгөл Габделхак кызы килделәр. Котлау сүзләре белән бергә истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. Аңа сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләр теләделәр.