2022нче елның 30 нчы июнендә «Радуга» мәктәп яны лагерендә финанс грамоталылыгы буенча квест үткәрелде. Әлеге уенның максаты: балаларда акчаны алу һәм сарыф итү процессының мөһимлеген аңлау. Балалар барлык 5 станцияне дә уңышлы үттеләр. Сорауларга җаваплар бирделәр, икътисади мәсьәләләрне чиштеләр, табышмакларга җаваплар бирделәр. Бюджет менюсы тәшкил иткән ашамлыкларны сайладылар, шулай ук әлеге ашамлыклардан иртәнге, төшке һәм кичке ашларга ризыклар уйлап таптылар. Көн бик күңелле үтте!