Кадерле чыгарылыш укучылары, сезне тормышыгызда беренче аттестат алуыгыз белән котлыйбыз! Тугыз ел бик тиз үтеп китте, хәзер сез олы тормышка аяк басасыз. Сезнең алда бары ак киңлекләр, юллар ачылсын. Сезнең тормышыгыз якты вакыйгаларга, югары казанышларга бай булсын, яраткан якыннарыгызның олы терәген тоеп яшәргә язсын!