Бүген Сарманның үзәк ял паркында сугыш һәм локаль сугыш ветераннарына мемориал ачылды. Бу вакыйга сугыш хәрәкәтләре ветераннары көненә туры китерелгән.
Чарага Әфганстан һәм Чечня ветераннары, әлеге хәрби кампанияләрдә катнашучыларның әниләре, элеккеге солдатлар чакырылган иде. Чарага җыелучыларны Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде, мемориалны төзүдә актив катнашкан кешеләргә рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар берләшмәсе җитәкчесе һәм мемориалга нигез салучы Чечня сугышы ветераны Илнур Зәйнәгетдинов Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариаты исеменнән Рәхмәт хатлары, Чечня сугышы ветераннарына медальләр тапшырды. Әфган сугышы ветераннары исеменнән әфганчылар оешмасы җитәкчесе Рәдис Якупов, ветераннар аналары Илнур Зәйнәгетдиновның әнисе Венера апа чыгыш ясады. Сүз шулай ук шушы көннәрдә генә армиядән кайткан Сарман егете Илназ Зыятдиновка, район буенча Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте вәкиле Рамил Камалетдиновка бирелде, ул сугыш хәрәкәтләре ветераннарының әниләренә чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
Чара ахырында һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар салынды.