Бүген Гарифуллина Гөлчирә Гарифулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул 1932 елның 1 июлендә Ләшәү-Тамак авыл җирлегендә күп балалы гаиләдә туа, аннан тыш тагын 4 бала була. 1943 елда әтисен югалта һәм аңа балачактан ук әнисенә ярдәм итеп эшләргә туры килә. Авыл мәктәбенең 3 нче сыйныфын тәмамлаганнан соң колхозда төрле эшче булып эшли. 1960 елда Казан шәһәренә китеп, «Газаппарат» заводында штамповщик булып эшли, заводта пенсиягә кадәр эшли.
Гөлчирә Гарифулла кызы тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны. Күп тапкырлар Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Бу матур көнне юбилярны Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Г.Р. Гәрәева, Сарман муниципаль районы «Җәлил ш. т. б.» муниципаль берәмлеге Башлыгы Р. А. Кәримов, Сарман муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Г.И. Хуҗина котладылар. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан Кремльдән хат һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Җәлил поселогы башкарма комитеты