Җәлил 4нче номерлы «Кызыл Калфак» балалар бакчасы «2021-2022 елгы үрнәк балалар бакчасы «Бөтенроссия смотр-конкурсында җиңүче булды. Конкурс 2021 елның 1 ноябреннән 2022 елның 17 мартына кадәр бөтенроссия дәрәҗәсендә ачык күргәзмә интернет-мәйданчыгы форматында узды. Чара кысаларында Иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары ачыкланды. Җәлил 4нче номерлы «Кызыл Калфак» балалар бакчасы лауреат – җиңүче булды. Җиңү балалар бакчасы коллективының көйле эше, бетмәс-төкәнмәс энергия, иҗади потенциалы аркасында яуланды. Нәтиҗәдә: Җиңүче таныклыгы, тапшырылган материалларның оригинальлеге өчен грамота, «Күпмерлы интерактив мохиттә белем бирү процессы» белем бирү продуктын алу хокукы бирә торган бүләк сертификаты һәм, әлбәттә, җиңүче медале. Барлык педагогик коллективны конкурста җиңүләре һәм аларның һөнәри эшчәнлекләрен җәмәгатьчелек тарафыннан тану белән котлыйбыз. Коллективка иҗади илһам һәм төрле юнәлешләрдә җиңүләр телибез.