Бүген 2022 нче елның 6 нчы июлендә Карашай-Саклау авыл җирлегендә яшәүче Сабирҗанова Сәрия Гайнулла кызы 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу матур һәм кояшлы көнне аны котларга Карашай-Саклау авыл җирлеге секретаре Әхмәтшина Гөлчәчәк Дамир кызы һәм китапханәче Сафина Назлыгөл Габделхак кызы килделәр. Котлау сүзләре белән бергә истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. Аңа сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләр теләделәр.