4 нче июль көнне Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучыларына төп гомуми белем турында аттестатлар тапшыру тантанасы булды.
10 тугызынчы сыйныф укучысы белем турында беренче документ, шуларның 2-се: Сайфуллин Әнис Рәис улы һәм Газизова Рания Равил кызы аерым үрнәктәге аттестатлар алдылар. Аттестат алу-һәр тугызынчы сыйныф укучысы өчен мөһим вакыйга, чөнки аттестат-чыгарылыш сыйныф укучыларының гомуми уңышларына бәя генә түгел, күп кенә балалар өчен олы тормышка юллама да.
Чыгарылыш сыйныф укучыларының шатлыгын уртаклашырга һәм котларга ата-аналар, педагоглар, кунаклар килгән иде. Алдагы укуларында уңышлар теләп, балалар адресына котлау сүзләре яңгырады. Аттестатлар белән бергә актив тормыш позициясе өчен грамоталар, ата-аналарга рәхмәт хатлары тапшырылды.
Чыгарылыш сыйныф укучылары укытучылар, сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар адресына җылы рәхмәт сүзләре әйттеләр.
Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын да төп мәктәпне уңышлы тәмамлаулары белән котлыйбыз. Чын күңелдән уңышлар һәм куелган максатларга ирешүләрен телибез!