Бүген Сарман муниципаль районы делегациясе «Агроволга 2022» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнаша. Ул «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә үткәрелә. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры М.А. Җәббаров «Агростартап», «Гаилә фермасы», «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы» һәм «Агропрогресс» проектлары буенча 2022 елда конкурс сайлап алуларында җиңүче фермерларга һәм кооперативларга сертификатлар тапшырды.