Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллинның Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлавы

2022 елның 8 июле, җомга

Хөрмәтле райондашлар!

         Сезне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итәм!

         Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен гамәлгә кую идеясе 2008 елда туды. Шул елдан башлап Россия Федерациясенең социаль-мәдәни инициативалар фонды башлангычы белән бу көн ел саен 8 июльдә  билгеләп үтелде. Быел исә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, балаларга һәм яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү, гаилә кыйммәтләрен саклап калу мәсьәләләренең мөһимлеген исәпкә алып, 2022 елның 28 июнь 411нче санлы Указы белән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен рәсми бәйрәм дип игълан итте.

         Гаилә – һәр кешенең тормышында иң мөһим нәрсә. Гомер-гомергә гаилә дәүләт һәм җәмгыятьнең нигезе булган. Ул бер–беребезне яратырга һәм хөрмәт итәргә, якыннарыбыз турында кайгыртырга өйрәтә, авырлыкларны җиңәргә булыша. Нәкъ менә гаиләдә өлкән буыннан яшь буынга мәңгелек кыйммәтләребез күчә, туган илгә мәхәббәт тә гаиләдән башлана.

Үрнәк гаиләләр безнең районыбызда бик күп, алар зур ихтирамга лаек. Бу гаиләләр арасында 50, 55, 60, 65 ел бергә гомер итүчеләр бар. Алар тормыш юлыннан ярты гасырдан артык бергә атлыйлар, балалар үстереп, бүгенге көндә балалары, оныклары-оныкчыклары хөрмәтендә яшиләр.

Гаиләләребез ныклы булсын, яңа гаиләләр туып торсын, балалар дөньяга килсен. Балалар – безнең киләчәгебез. Республикабыз җитәкчелеге тарафыннан яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү программалары тормышка ашырыла. Моның өчен Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка рәхмәтебез зур.

Хөрмәтле райондашлар, тагын бер кат бәйрәм белән тәбрик итәм. Гаиләләрегезгә тигезлек, татулык, тынычлык, сәламәтлек телим. Илләр имин, гаиләләрегез нык булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International