Һәрберебез тормышында иң мөһиме-гаилә! Гаилә-ул мәхәббәт, тугрылык һәм игелек учагы, ул-безне гомер буе әйләнә-тирәдәгеләр, ул-мәхәббәт, аңлау һәм игелеклелек атмосферасы . Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Мәхмүтовлар Нәсим Әмин улы һәм Тәслимә Габдулбари кызы гаиләсен котладылар Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Хөсниева Вероника Вячеслав кызы , Карашай-Саклау авыл җирлеге китапханәчесе Сафина Назлыгөл Габдулхак кызы һәм Карашай-Саклау авыл мәдәният йорты директоры Хөсниев Алмаз Азат улы гаилә парларын котладылар. Алар адресына ихлас котлаулар, иң изге теләкләр яңгырады, чәчәкләр тапшырылды.