Менә тагын 07.07.2022 көнне күңел ачтык. Ул көн матур, киче - тагын да матуррак булды. Әллә сагынып көткән җәй килде инде...
Шундый матур кичтә Җәлил поселогы кешеләре өчен Сарман районы мәдәният йорты артистлары зур концерт күрсәтеп, күңелебезне ачтылар. "Татнефть" генераль директоры Маганов Наил Өлфәт улы тәкьдиме белән "Культурная среда" кысаларында үткән бу концерт чын-чынлап бәйрәм булды. Абыйлы, сеңелле Галиевлар, Алмаз белән Алина, әгәр кирәк булса, икесе генә дә зур концерт куя алалар, билләһи! Аларга сокланмаган кеше калмагандыр. Алина аяк авырта дип тормаган, килгән. Үзенең матур җырлары белән бер сокландырса, абыйсы Алмаз белән парлап чыгыш ясаулары, шаян җырлары кабат кабат карап та туйдырмый торган булып, көчле алкышларга күмелде. Пар аккоштай йөзгән биюче кызлар Рәилә белән Ләйсән чыгышларын
да, Алия белән Ландышның моңлы җырларын да бик яраттык. Абдуллин Рәфәт җырлап та куя соң. Ул моң, ул тавыш! Өйгә кайткач та җыры күңелдән китмәде. Таһирҗанны баянчы буларак күптән белә идек, ул әле театр артисты да икән. Алып баручы Гүзәлия сүз остасы шул, матур сөйләп бер шаккатырса, шаян рольләре белән гел аптырашта калдырды. Шушы кадәр артисларны туплаган, җыеп алып килгән Гөлүсә Галиевага да бик зур рәхмәт. Кызларга, егетләргә иҗат уңышлары һәм тагын килүләрен теләп саубуллаштык.
Ветераннар советы председателе Мингазова А.Г.