Бүген Шәрләрәмә авылында яшәүче тыл ветераны Гыйльфанова Халидә Хуҗа кызына 90 яшь тулды.

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

Халидә апа сугыш елларында ук колхозда эшли башлый, төрле эшләр башкара. Тормыш иптәше бик иртә вафат була. Дүрт кыз баланы ялгызы үстереп бетерә, олы тормышка аяк бастыра. Бүгенге көндә ул балаларының игелекләрен, җиде оныгының, өч оныкчыгының куанычларын күреп яши.
Халидә апаны гомер бәйрәме белән район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга матур теләкләрен шулай ук Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, җирлек башкарма комитеты хезмәткәре Сәрия Хәлиуллина, ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова, социаль хезмәткәр Гөлназ Гафиятуллина җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International