9 нчы август көнне МБГББУ "Җәлил гимназиясе" базасында "Башлангыч сыйныфларда белем бирү стандартларын гамәлгә кертү һәм тормышка ашыру шартларында эшчәнлек оештыру" темасы астында эшлекле киңәшмә үтте.Татарстан Республикасы Мәгарифне устерү Институты кафедрасы мөдире Гөлназ Рәшит кызы Хәмитованың фәнни һәм эшлекле чыгышы педагоглар эшенә юнәлеш бирүдә зур этәргеч булды.