Физкультура хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм чаралары

2022 елның 12 августы, җомга

Бүген Сарманда Физкультурачы көненә багышланган бәйрәм чаралары узды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Үзәк мәдәният һәм ял паркында җыелучыларны бәйрәм белән котлады, район спортчыларына һәм аларның тренерларына, физкультура һәм спорт өлкәсе хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. Бәйрәм «Дулкын» спорт-савыктыру комплексы мәйданчыгында ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында пляж волейболы ярышларыннан башланды. Үзәк паркта футбол буенча ярышлар узды. Спорт мәктәбе укучылары чаңгы роллерларында спринтта ярыштылар. Теләүчеләр «Хезмәткә һәм оборонага әзер!» комплексы нормативларын тапшырдылар. Чара концерт номерлары белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International