Бүген Сарман районының үзәк паркында Төзүчеләр көненә багышланган бәйрәм чаралары узды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин төзелеш тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, намуслы хезмәтләре Сарман муниципаль районы территориясендә объектлар төзү һәм капиталь төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүдә катнашкан өчен Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.