«Культурная среда» кысаларында Җәлил посёлогында балалар өчен мастер-класслар

2022 елның 13 августы, шимбә

     11 август көнне  Җәлил посёлогында Муса Җәлил исемендәге бульварда  чираттагы балалар өчен мастер-класслар булып узды.

     Пластилиннан әвәләп әйбер ясау - бөтен гаилә өчен күңел ачу чарасы, балалар белән аралашу һәм балачакка кайтып килү өчен менә дигән мөмкинлек. Шул ук вакытта фантазияләргә, хыялланырга һәм истәлекләргә  бирелергә мөмкин, әйтик, җәй турында, бигрәк тә көннәр салкынайткач. Балалар белән көнбагыш ясыйбыз – бу инде кечкенә генә кояш, ул җәйне хәтерләтә, һәм ул йортларыбызга  җылы һәм уңайлылык китерәчәк . Пластилиннан әйберләр ясау – иң мавыктыргыч hәм иң нәтиҗәлесе. Ул балаларның формалашу проөессларын үстерүгә ярдәм итә. Бу балаларны укыту һәм тәрбияләүдә принципиаль мөһим дәрес. Бала барысын да күрә, сизә, тоя һәм хәтта кирәгенчә үзгәртә дә ала. Мондый гади һәм мавыктыргыч эш сабыйларның комплекслы үсешенә бик яхшы тәэсир итә. Балалар, җәй истәлеге итеп, кояшлы көнбагышны бик теләп әвәләп ясадылар. Хәтта өлкәннәр дә битараф калмады һәм иҗади процесска бик теләп кушылдылар.

                                                                          Җәлил посёлогы башкарма комитеты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International