Җәлил посёлогында физкультурачы көне

2022 елның 13 августы, шимбә

     13.08.2022 көнне Җәлил посёлогында физкультурачы көне булып узды. Бу чара Муса Җәлил һәйкәле янында старт алган һәм махсус маршрут буенча узган велопарадтан башланды. Велопарадта барлык теләүчеләр дә, олысыннан кечесенә кадәр, катнаша алды. Алга таба, сценарий буенча, тантаналы бәйрәмне ачу өлеше булды, ул  Җәлил посёлогында стадионында булды. Посёлогыбызның кунакларын һәм ярышларда катнашучыларны Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Алиуллина Алина Юрьевна;  Җәлил шәhәр тибындагы посёлок муниципаль берәмлеге башлыгы Каримов Рафик Азгамович;  НГДУ «Җәлилнефть»  профком председателе Филимонов Владимир Николаевич сәламләделәр һәм котладылар. Аннары пляж волейболы, җиңел атлетика,  теннис ярышлары булып узды. Соңрак конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бәйрәмдә шулай ук Җәлил посёлогы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә; Садикова А. А. җитәкчелегендә «Карамель» хореография коллективы да катнаштылар.

           

      Физкультурачылар көнендә Җәлил поселогы Советы һәм Башкарма комитеты барлык кешеләргә  дә нык сәламәтлек, яңа спорт казанышлары тели! Спортны яратыгыз! Исән-сау булыгыз!

                                                            Җәлил Советы hәм Башкарма комитеты

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International