"Культурная среда"проекты кысаларында Җәлил икенче санлы мәктәбе концерты

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

    «Татнефть» компаниясенең иң матур массакүләм проектларының берсе булган «Культурная среда» проекты безнең Җәлил  поселогында яшәүчеләрне шатландыруын дәвам итә. 13 нче август көнне проектның музыкаль эстафетасын Җәлил икенче санлы мәктәбе коллективы «хатирәләр белән яши кеше» дип исемләнгән концерт программасы белән кабул итте.

Программаны  физик культура укытучысы Васиков Хамит Гусманович ачып җибәрде, ул гармунда борынгы татар көйләренең берсе “Шахта”ны уйнады. Бу моңлы көй берәүләрне яшьлеккә кайтарды, кемнәрнедер сугыш, репрессия, ачлык елларында яу кырында калган туганнарын искә алырга мәҗбүр итте. Бу җыр һәм алып баручыларның әйткән сүзләре дөньялар тыныч булуының  нинди зур әhәмияткә ия булуын дәлилләде.

                Тамашачыларга Багманов Булат, Тахавиева Ания һәм Ләйсән Гатауллина дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Концертны алып баручылар: тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ландыш Шәйдуллина һәм биология укытучысы Гүзәл Бариева-Сәетгәрәева тамашачыларга уеннар үткәрделәр, аларны ерак балачакка, яшьлеккә кайтардылар. Өлкәннәр конкурсларда актив җавап бирделәр, ә балалар һәм яшүсмерләр кызыксыну белән күзәттеләр. Укытучылар Раилә Фәсхетдинова, Альбина Исламгулова, Гүзәл Бариева-Сәетгәрәева һәм аның кызы Әминә Бариева башкаруындагы җырлар җәйге матур кичәне тагын да ямьләндерде.

                Мәктәп коллективы ноябрь аенда зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче иң өлкән тамашачыларга- гаилә парына музыкаль бүләк ясады. Мәктәп коллективының иң җылы теләкләре юбилярга, педагогик хезмәт ветераны, мәктәп укытучысына Юшкова Нина Алексеевнага юлланды.

Мәктәп ветераннар белән элемтәне югалтмый, укучыларның ата-аналары белән дә тыгыз элемтәдә тора. Лена Абдулловна үз шигырьләрен укыды. Гөлия Юзлибаева чыгышын тамашачылар бик җылы кабул итте. Гөлия – мәктәпнең беренче китапханәчесе Мәрьям Шакир кызы Юзлибаеваның оныгы. Ания Тәхәбиева - 2 нче мәктәпнең легендар директоры Рафис Галимҗан улы Хәбибуллинның оныгы. Бу талантлы династияләрнең курсәткече.

Мәктәптә кеше гаилә ярдәменнән башка, якын кешеләр ярдәменнән башка эшли алмый. Концертта башлангыч сыйныф укытучысы Гүзәлия Якупованың тормыш иптәше Ришат Якупов та катнашты. Ул баянда уйнады, “Чияләр” җырын бүләк итте.

Чулпан һәм Ландыш Шәйдуллиннар башкаруындагы татар шагыйрьләренең шигырьләре дә тамашачы күңеленә хуш килде.

                Концерт ахырына якынлашканда барлык катнашучылар башкаруында "Бәхеттә, шатлыкта" дигән җыр яңгырады.

Җәлил икенче санлы мәктәп коллективы чыгышы 2022 елгы җәйнең тагын бер матур истәлеге булып истә калачак.

                                                                                                 Җәлил посёлогы башкарма комитеты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International