Бүген Җәлил посёлогында ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дигән хәйрия акциясе булып узды. Булачак беренче сыйныф укучыларын Җәлил шәһәр тибындагы поселок муниципаль берәмлеге башлыгы Каримов Р.А һәм «Единая Россия» партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе башкарма сәркәтибе Сафина А.Ф. котладылар. ГД РФ депутаты Гаджиев Руслан Гаджи улы исеменнән булачак беренче сыйныф укучыларына барлык җиҺазлары белән мәктәп сумкалары тапшырылды.
Балаларның әти-әниләре күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерделәр.
Җәлил посёлогы башкарма комитеты