Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов Сарман районына эш сәфәре кылды

2022 елның 20 августы, шимбә

2022 елның 20 августында район Советының кече залында Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Миргазәмович Салихов катнашында киңәшмә узды. киңәшмәне Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвирович Хөснуллин алып барды. Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге күрсәткечләренең башкару дисциплинасы торышы һәм планлаштырылган күрсәткечләренә ирешү турында муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Раиф кызы Хөснирданова һәм Сарман муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Нариманов Айдар Габделмазитович сөйләделәр. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча вазыйфаи затларга тиешле йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International