Сарман балыкчылары ярышты

2022 елның 20 августы, шимбә

Бүген Татар Илеге елгасы буенда балыкчылар арасында ярышлар үткәрелде.

Анда олысы да, кечесе дә, ир-аты да, хатын-кызы да, үзебезнекеләр дә, кунакка кайтучылар да катнаштылар.   Бәйгедә җиңүчеләр төрле номинацияләрдә билгеләнделәр. Аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Алина Алиуллина бүләкләделәр. Иң беренче балык тотучы турында да онытмадылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International