Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлавы

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Россия флагы герб һәм гимн белән беррәттән безнең дәүләтчелекнең терәге, аның төп символы булып тора. Россия дәүләте флагы барлык чорларда да Ватаныбызның кодрәтен һәм бөеклеген гәүдәләндергән. Дәүләт символикасы бүгенге көндә дә һәркем тарафыннан ихтирам ителә - кечкенәдән алып олысына кадәр, үз иле өчен горурлык хисе уята. Ил флагы астында мөһим дөнья документлары имзалана, безнең солдатлар һәм офицерлар батырлык кыла, спортчылар җиңү яулый. Флагка хөрмәт - ул үз тарихыңа, мәдәниятеңә һәм традицияләреңә хөрмәт, бу көчле һәм бәйсез ил билгесе. Безнең Дәүләт флагы тотрыклы һәм чәчәк атучы Россия өстендә горур җилфердәсен, безнең - бөек ил гражданнары икәнебезне белеп. Ватаныбыз, байрагыбыз, халкыбыз һәм туган авылыбыз өчен һәрвакыт горурлану хисе булсын. Бәхет, тынычлык һәм иминлек телим. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International