Дуслар җыелган җирдә...
20.08.2022 көнне Җәлил посёлогы М. Җәлил исемендәге бульварда «Культурная среда» проекты кысаларында безнең посёлокта яшәүчеләр һәм кунаклар өчен чираттагы концерт булып узды. Бу, чыннан да, күңелле бәйрәм булды. Җәлил балалар музыка мәктәбе укытучылары чираттагы вокал һәм инструменталь музыкада осталыкларын күрсәттеләр. Искиткеч җылы атмосфера булды, тамашачылар арыганлыкларын һәм мәшәкатьләрен онытып концерт карап, ял итеп утырдылар.
Концерт гадәти булмаган төстә башланды.. Ландыш Соббуховна Нуретдинова (Зарипова) татар халык «Сагыну җырын» a cappella – музыкасыз башкарды. Ул бу кичәне алып барды, вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Күп санлы конкурслар лауреаты Ислам Кадыйров үзенең тальян һәм гармунда уйнавы белән халыкны сөендерде. Аның башкаруында халык җырлары яңгырады. Кичә чыннан да үзенчәлекле иде, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Әкрәм кызы Дәүләтшина пианикада уйнады. Тамашачылар бу уен коралының яңгыравын беренче тапкыр ишеттеләр. Ул Игорь Крутой репертуарыннан композицияләр, шулай ук аның инструменталь башкаруында Л. Батыр — Болгари әсәрләре дә уйналды. Музыка мәктәбен тәмамлаган, хәзер инде үзе педагог, Гөлия Нәҗип кызы Хәбибуллина татар һәм рус телләрендә җырлады. Аның укучысы Эльвина Шәйдуллина танылган җырчы Алия Карачурина репертуарыннан «Син кемнең Бәхетле кояшы» җырлады. Тамашачылар өчен тагын бер сюрприз Зәринә Миннеяр кызы Сәйфетдинованың скрипкада уйнавы булды.
Бу концертка күңелләренең бер кисәген салган һәр кешегә рәхмәт әйтәсе килә. Бу кичә тамашачы һәр минутыннан ләззәт алсын өчен дип уздырылган кичә. Барысы да вакытны җырлап – биеп уткәрделәр. Күпкырлы талантлары, осталыклары өчен концертны алып баручыларга зур рәхмәт. Түземсезлек белән киләсе очрашуны көтеп калабыз!
Җәлил посёлогы башкарма комитеты