Бүген һәр патриот өчен кадерле бәйрәм - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне. Шундый патриотларның берсе - Байгаров Денис Геннадьевич (27.04.1986-03.03.2022) - Александровка авылы егете. Денис Байгаров Украинада махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән бирле сугышкан. Мартта геройларча һәлак булган. Үлгәннән соң ул Батырлык ордены белән бүләкләнде. Бүген Александровка авылында Денис Байгаров истәлеген мәңгеләштерү максатыннан мемориаль такта куелды.