18 август көнне Җәлил бистәсенең 3 нче санлы “Алёнушка” балалар бакчасында “Чатыр – Тау” тыюлыгы белгече Хәкимова Г.С. һәм биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Азнакай районы буенча МРО башлыгы Сәләхов Р.Р. катнашында экологик чара узды. Алар тарафыннан табигатьне саклау турында кызыклы тематик әңгәмә үткәрелде. Шулай ук Сарман районы территориясендә үскән сирәк очрый торган үсемлекләр һәм Кызыл китапка кергән хайваннар турында сөйләнелде. Балалар бу чарада бик теләп катнаштылар, игътибар белән табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, табигатьне саклау һәм яклау турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. “Чатыр- Тау” табигать тыюлыгы хезмәткәрләре балалар бакчасы коллективына күпъеллык хезмәттәшлек өчен рәхмәт хаты һәм балаларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.