"Безнең ишегалды - игелекле күршеләр"

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Сарман авылында авыл хуҗалыгы техникасы 27, 28, 29 йортлары ишегалдында "Безнең ишегалды - игелекле күршеләр" ишегалды бәйрәме узды. Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты, җыелган халыкны бәйрәм белән котлады, эшлекле катнашулары һәм “Безнең ишегалды” Президент программасын гамәлгә ашыруда һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды. Чара концерт номерлары, уеннар, мастер-класслар белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International