Җәлил посёлогында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дигән хәйрия акциясе

2022 елның 26 августы, җомга

               Бүген Җәлил посёлогында  ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дигән хәйрия акциясе булып узды.  ООО «УК «ГранаТ-Стан Групп» Шаймиев Т.А.  исеменнән булачак беренче сыйныф укучыларына барлык җиҺазлары белән мәктәп сумкалары тапшырылды.  

               Булачак беренче сыйныф укучыларын  Җәлил шәһәр тибындагы поселок муниципаль берәмлеге башлыгы Каримов Р.А. һәм Җәлил 2 нче санлы урта мәктәбе директоры Ильдаров А.И. котладылар.

                Балаларның әти-әниләре күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерделәр. Балаларның чын күңелдән  шатлануы – иң зур бүләк!

                                                                    Җәлил посёлогы башкарма комитеты

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International