Вилданов Фалих Корбан улы һәм Вилданова Лера Зәки кызы 1972 елның 28 августында өйләнешәләр. Гаиләдә 3 бала-ул һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр.
Фалих абый һәм Лера апа үз балаларын, оныкларын һәм оныкчыкларын тәрбияләүдә катнашып, безнең авылда яшиләр. Кәүҗияк авыл җирлеге башлыгы Фиргат Хөснетдинов аларны 50 ел бергә гомер итүләре белән тәбрикләде, ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде.