Татарстан Республикасы Көнендә Сарман муниципаль район Башлыгы Фәрит Хөснуллин хезмәт ветераны Нәкыйф Фатыйх улы Вәлиевка Дәүләт бүләге тапшырды.
Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Нәкыйф Фатыйх улы Вәлиев «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.