Җәлилдә Татарстан Республикасы көненә һәм Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм узды

2022 елның 30 августы, сишәмбе

Бүген Җәлил бистәсендә Татарстан Республикасы көне һәм нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан бәйрәм уза. Чараларда Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты. Ул бәйрәмнәр белән котлады, куелган максатларга ирешүдә уңышлар, нык сәламәтлек, тынычлык һәм тантанада катнашучыларның барысына да иминлек теләде. Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Район халкы үз гомерләрен кара алтын чыгаруга һәм эшкәртүгә багышлаган геройлары белән горурлана. Нефтьчеләр ярдәме белән районда күп кенә социаль мәсьәләләр хәл ителә, объектлар, юллар, чишмәләр төзекләндерелә. Алар сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәләренә зур ярдәм күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International