Мортыштамак авылында Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

30 август көнне Мортыштамак авылында Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәм Дамир Әхмәтов исемендәге спорт һәм ял паркында оештырылды. Татнефть грантына төзелгән яңа спорт мәйданында яшүсмерләр арасында баскетбол ярышы да булды. Котлаулар, дәртле җырлар, күчтәнәчләр белән самовар чәе эчү авылдашларга, килгән кунакларга, балаларга бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International