Бүген мәктәптә традицион Белем бәйрәме үтте. Мәктәпнең бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән беренчеләр өчен дә, бүгенге бәйрәмнең соңгы кыңгырау икәнен аңлаган унберенчеләр өчен дә тантаналы булды ул. Балаларны мәктәп директоры А.И.Ильдаров, хөрмәтле кунакларыбыз котлады. Тантанадан соң ук укучылар өчен уку елының беренче тематик дәресе үткәрелде.