Түбән Ләшәү авылында яшәүче Юнысова Вәсилә Корбангали кызына бүген 100 яшь тулды

2022 елның 25 сентябре, якшәмбе

Бер гасырлык олуг юбилее белән ветеранны район Башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатларын, район Башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләкләре, чәчәк бәйләме тапшырды. "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин, кызы, туганнары, онык-оныкчыклары да күңел җылысы бүләк иттеләр, кадер-хөрмәт күрсәттеләр.

- Озак яшәүнең сере юк. Авыр хезмәттә үтте гомер, 100гә җитәрмен дип, һич уйламадым, - диде йөъяшәр әби.

СөбханАлла, күз тимәсен, үз акылында, сыенда Вәсилә апа, соңгы өч елын кызы Зәрия тәрбиясендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International