Бүген тантаналы шартларда «Үсеш ноктасы» үзәгенең ачылу тантанасы булды. «Үсеш ноктасы» - «Замана мәктәбе» федераль проекты кысаларында эшләүче үзәкләр челтәре. Бу проект буенча быелгы уку елы башына мәктәпнең физика, химия, биология кабинетлары лаборатор һәм практик эшләр, работ техникасы өчен уку-укыту комплектларына ия булдылар, кабинетлар яңа матур төсмер алды.