«Өлкәннәргә хокукый ярдәм күрсәтү» телефон «кайнар линиясе»

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

«Кайнар линия» телефоны

2022 елның 5 октябрендә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе белән берлектә «кайнар линия» үткәрә.

Тулы мәгълүмат алырга, гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга вәкилләр ярдәм итәчәк:

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты; Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе; Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы; Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге; Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча региональ бүлекчәсе; Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы; Россия Пенсионерлар берлегенең региональ бүлекчәсе.
«Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.

Сез шулай ук сорауларыгызны whatsapp ' ка +7 (939) 345-37-50 телефон номеры буенча җибәрә аласыз.

Консультация вакыты: 10.00 дән 15.00 гә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International