ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сарманда гражданнарны кабул итте

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

Кабул итү барышында халык ТКХ һәм каты көнкүреш калдыкларын утильләштерүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итте. Аерым алганда, каты коммуналь калдыкларны чыгаруга тарифларның югары булуы турында сорау бирелде.

Лилия Петровна, карарларга һәм федераль законнарга таянып, барлык кагыйдәләрне һәм нигезләмәләрне җентекләп аңлатты, халыкның сорауларына җавап бирде. 2019 елда ТКО белән эш итү өлкәсендә башланган реформалар нәтиҗәсендә әлеге хезмәтне күрсәтүче оешмаларның эшчәнлеге үзгәрде, дип сөйләде ул. Аны безнең республикада 2 зонага бүленгән региональ операторлар (Көнчыгыш һәм Көнбатыш): «Гринта» ҖЧҖ һәм «УК» «ПЖКХ»  ҖЧҖ күрсәтә.

Хәзерге вакытта, законнар камилләшә һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү факты буенча ТКО өчен түләүләрне исәпләү Тәртибенә үзгәрешләр кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International