Бүген Җәлил балалар сәнгать мәктәбендә Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, шәһәр тибындагы Җәлил поселогында яшәүче рәссам Веретенников Валерий Петровичның " Йөрәгем белән яраткан җирем !» дип исемләнгән кургәзмәсе булып узды.
Экспозициядә соңгы 2 ел эчендә ясалган 34 рәсем куелган, аларның һәрберсенә рәссам күңеленең бер өлеше салынган.
Бу көннәрдә Валерий Петрович үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны Җәлил шәһәр тибындагы посёлогы Советының оештыру эшләре бүлеге башлыгы Гарифуллина Г. И., Җәлил балалар сәнгать мәктәбе директоры Гыйльметдинова Г. М. котладылар.
Шулай ук юбилярны котларга дип Зәй, Бөгелмә, Лениногорск, Түбән Кама, Азнакай, Яр Чаллы шәһәрләреннән аның рәссам - хезмәтәшләре дә килгән иде. Очрашуда рәссамның хатыны, кызы һәм оныгы да бар иде.
Валерий Петрович рәссам дуслары белән очрашуга бик шат иде. Ул үзенең иптәше белән күрсәтелгән игътибарга, котлауларга барысына да рәхмәтләрен җиткерделәр. Юбиляр үз чиратында барысына да сәламәтлек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм иҗади уңышлар теләде.
Барлык катнашучылар әлеге күргәзмә белән таныштылар, ул һәрбер катнашучының күңелендә матур, уңай тәэсирләр калдыргандыр дип уйлыйбыз.
Җәлил посёлогы башкарма комитеты