Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге атналыгы

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Иске Кәшер урта мәктәбендә 28.09.2022 елында юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатыннан ЮХИДИ хезмәткәре Ситдыйкова Алсу Рәзин кызы мәктәп укучылары белән очрашты. "Юл-транспорт һәлакәтләре яшьләр арасында травматизмның төп сәбәбе булып тора. Бу проблеманың мөһимлеген барысы да белми, ләкин ул безнең һәрберебезгә кагыла ала. Без барыбыз да теге яки бу рольдә юл хәрәкәтендә катнашучылар: кемдер җәяүле яки машина пассажиры, ә кемдер үзе үк машина йөртүче»,-дип мөрәҗәгать итте очрашу башында ЮХИДИ инспекторы Алсу Рәзин кызы. Ул укучыларга Сарман районында авария очраклары турында мәгълүмат бирде һәм авария нәтиҗәсе булган хокук бозуларга мисаллар китерде. Куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре балаларның юлда үз-үзләрен тотышына аерым игътибар бирде һәм төп кагыйдәләрне үтәмәү, юлда катнашучыларның сәламәтлеген төзәтеп булмый торган зыян китерергә мөмкин икәнлеге турында сөйләде. 

Очрашу ахырында инспектор барлык балаларга уңышлы укулар һәм куркынычсыз юллар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International