Өлкәннәр көне - безнең өчен кадерле кешеләр-әниләребез һәм әтиләребез, әби-бабаларыбыз көне. Бу - кеше зирәклеге, җитлеккәнлеге, күңел юмартлыгы көне, аның артында тормыш юлы зур булган кешеләр бирелгән сыйфатлар. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен кадерле бәйрәме, әби-бабаларыбызга һәркайда хөрмәтләп бүләкләр тапшыралар. Олы яшьтәгеләр көнен бәйрәм итү традициясе Зур Нөркәй авыл җирлеге территориясендә дә тамыр җәйгән. Бүген авыл җирлеге башкарма комитеты, авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре барлык өлкәннәрне тәбрикләп, бүләкләр тапшырдылар.