Октябрьнең беренче көне искиткеч дата – Өлкәннәр көне белән билгеләп үтелә. Бүген Җәлил интернат-йортында бу бәйрәмгә багышланган бәйрәм чарасы һәм концерты узды. Чара интернат җитәкчесе Зарипова Азалия Нәфис кызының чын күңелдән котлавыннан башланды.
Социаль хезмәт алучыларны бәйрәм белән котларга Сарман районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, Җәлил поселогы муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Рәфыйк Әзһәм улы, Сарман районы ветераннар советы рәисе Харисов Асыляр Мөнәвир улы, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы, Сарман районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гыйльметдинова Лилия Мирзәгыйт кызы килделәр. Җәлил мәдәният йорты коллективы башкаруында иң яхшы җырлар яңгырады. Ә холлда социаль хезмәтләр алучылар үзләре үстергән табигый материалдан эшләнгән көзге эшләнмәләр һәм уңыш күргәзмәсе оештырылган иде.