14нче октябрьдә Җәлил гимназиясенең актлар залында өлкән сыйныф укучылары СПИД үзәгенең Әлмәт филиалының профилактика бүлеге мөдире Алсу Рифнур кызы Газымова белән очраштылар. Лекция темасы: ВИЧ-инфекцияне профилактикалау һәм куркынычсыз тәртип формалаштыру.