Сарман районы Мортыштамак мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Чишмә" фольклор ансамбле Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган "Милли Мон" Бөтенрәсәй мөнәҗәтләр фестивалендә катнашты. Фестиваль Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте,Татар мәдәният үзәге тарафыннан оештырылды.