Әкияти сәяхәт - дәрес “ Китапханә” дигән илгә, чыктык сәяхәткә бергә...”.

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

Китапханә ул-гүзәл әдәбият дөньясы, тылсымлы вакыйгалар иле. Китапханәнең төп байлыгы-китаплар, ә иң мөһиме- китап укырга яратучылар. Шуңа күрә китапханә киштәләрдәге китаплар белән генә түгел, ә укучылары белән дә яши. Кыскасы, алар бер-берсен тулыландыралар, үткәнне онытмаска, бүгенгене бәяләргә, киләчәкне көтәргә өйрәтәләр.

Сарман үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Сарман гимназиясенең барлык беренче сыйныф укучылары өчен “ Китапханә” дигән илгә, чыктык сәяхәткә бергә...”. исемле әкияти сәяхәт-дәрес үткәрделәр

Бәйрәмгә әкият геройлары төлке Алиса, песи Базилио һәм Мальвина килделәр. Алар белән берлектә балалар китапханәнең әкияти дөньясы, анда үз-үзеңне тоту һәм китап уку кагыйдәләре турында белделәр, табышмаклар чиштеләр, җыр җырладылар һәм даими укучы булырга вәгъдә иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International