20нче октябрь көнне 5-7нче сыйныф укучылары өчен "Җәлил гимназиясе" ндә көзге бал үткәрелде. Бәйрәм квест форматында узды. Балалар станцияләрдә төрле биремнәр үтәделәр: уйнадылар, кроссворд чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр. Чара күңелле, якты һәм мавыктыргыч иде. Укучылар бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Бәйрәмне "Яңа хәрәкәт" мәктәп укучылары үзидарәсе активистлары (җитәкчесе Граханцева Е. Р.) үткәрде.